Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 09:28 , 25.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 09:28 , 25.5 °C
28.04.2022
0
Поделиться
Яр Чаллыда 29 апрельдә шәһәр җиңел атлетика эстафетасы узачак

29 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына һәм 2022 елгы җәйге спорт сезоны ачылуга багышланган традицион шәһәр җиңел атлетика эстафетасы узачак.

Стартлар:

11:40 – белем бирү оешмаларының 6-7 сыйныф командалары;

12:20 – һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары белем бирү оешмалары командалары;

13:00 – мәгариф оешмаларының 8-11 сыйныф командалары;

13:30 – шәһәр оешмалары командалары, спорт клублары, коммерциячел булмаган оешмалар, мөстәкыйль оештырылган командалар.

11:30дан 13:00гә кадәр ГТО нормативларын тапшыру өчен мобиль мәйданчык оештырылачак.

Эстафетада катнашучыларны теркәү старт вакытына 20 минут кала башкарылачак.