Бүген Яр Чаллының тимер юл вокзалына «Җиңү паровозы» – күчмә хәрби-тарихи экспозицияле ачык һава музее килеп җитте. Иртәнге сәгатьтә йөзләрчә чаллылылар экспонатларны карарга килгән. Күрүчеләр арасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев дә бар иде.
«Безнең өчен бу бик мөһим вакыйга – Бөек Җиңү көне алдыннан Куйбышев тимер юлы җитәкчелеге зур бүләк әзерләгән. „Җиңү паровозы“ проекты безгә бабаларыбыз һәм картбабаларыбыз сугышкан һәм эшләгән легендар техниканы карарга мөмкинлек бирде. Нәкъ менә аларның героизмы аркасында бүген тыныч яшәү һәм эшләү мөмкинлеге бар. Без җиңүчеләр буынына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Без аларның бөек батырлыгын мәңге искә алырбыз!», – дип ассызыклады Наил Мәһдиев.
Поезд составына – 1945 елның май стилистикасында бәйрәмчә бизәлгән гамәлдәге «Лебедянка» паровозы, сугыш еллары формасындагы локомотив бригадасы, Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби техника һәм коралның эксклюзив үрнәкләре төялгән платформалар, шулай ук «Мәңгелек полк» вагоннары керә.
Чара кунаклары раритет экспонатлар белән фотога төшә, бәйрәм концертын карый һәм 1945 елда фронттан кайткан солдатларны каршы алуның тарихи реконструкциясендә катнаша алган. Поезд Яр Чаллыга кадәр Кинель, Похвистнево һәм Бугуруслан станцияләрендә булып, аны меңләгән кеше каршы алган, ә автоградтан соң Светлое Озеро бистәсенә юл тотачак.
Барлыгы күчмә экспозиция Идел буе һәм Урал арты шәһәрләре буйлап 3 000 км узачак.