Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 19:18 , 24.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 19:18 , 24.5 °C
27.01.2022
0
Поделиться

Яр Чаллыга 12-17 яшьлек яшүсмерләр өчен 200 доза күләмендә яңа коронавирус инфекциясеннән «Спутник М» вакцинасының беренче партиясе кайтты. Вакцина ике компонентлы. Димәк, иммунитетны формалаштыру өчен прививканы 21 көн аерма белән ике тапкыр ясатырга кирәк булачак.

Вакцинация беркетелгән балалар челтәре поликлиникаларында үткәрелә. Балаларга бары тик ата-аналарның язма ризалыгы белән генә прививка ясатырга була. 

Вакцинациягә РФ һәм ТР Дәүләт хезмәтләре порталында табиб-педиатрга язылырга мөмкин. Табиб җентекләп тикшереп чыгачак һәм авырулар булмаган очракта, прививкага юллама бирәчәк.