Яр Чаллыда капиталь ремонттан соң йогышлы авырулар хастаханәсенең А блогын ачтылар. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.
30 мең кв метр мәйданга ия бинаның бүгенге көнгә 25е кв метры файдалануга тапшырылды. Хастаханә Чаллыдан тыш Татарстанның 17 районына ягъни 1миллион 300 мең кешегә хезмәт күрсәтә. Биредә югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган.