Вторник, 19 мая 2026
Һава торышы Хәзер 23:52 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 23:52 , 22.5 °C
15.04.2021
0
Поделиться
«Заман» яшьләр үзәгендә «Хәтер» фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады

«Заман» яшьләр үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Хәтер» шәһәр иҗат фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.

Анда катнашу өчен иҗади коллективлар һәм соло башкаручылар–шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре чакырыла. Фестиваль вокал, хореография, нәфис сүз, театральләштерелгән тамаша номинацияләре буенча үткәрелә. Сайлап алу этабын узган номерлар 9 майда Җиңү паркының төп сәхнәсендә узачак гала-концертта катнашачак.

Сайлап алу этабы 28-29 апрельдә «Заман» яшьләр үзәгендә була.

Чараны оештыручылар: Башкарма комитетның яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән «Заман» яшьләр үзәге» МАУ, «Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр Советы» оешмасы.

Гаризалар 23 апрельгә кадәр mczaman@mail.ru почтасына кабул ителә.