Четверг, 14 мая 2026
Һава торышы Хәзер 19:51 , 23.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 19:51 , 23.5 °C
05.05.2022
0
Поделиться
Комсомол районында ветераннарны котладылар
Комсомол районында ветераннарны котладылар
Комсомол районында ветераннарны котладылар

Комсомол районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча актив эш алып барыла.

Бүгенге көндә Комсомол районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 10 кеше, концентрацион лагерьларның 9 тоткыны, Камалыштагы Ленинградта яшәгән 2 кеше һәм 332 тыл хезмәтчәне яши.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән ветераннар янына ТР Дәүләт Советы депутатлары Андрей Фомичев һәм Марсель Мингалимов, Шәһәр Советы депутатлары Альберт Петров, Рубин Бадиков, Сергей Хлебников, Евгений Залогин, Әлфинур Галиәкбәрова, Ленар Сәлахов, Таһир Сөнгатуллин, Ася Кислова котлаулар һәм бүләкләр белән килделәр.

Депутатлар Бөек Ватан сугышында катнашучыларга батырлыклары өчен рәхмәтләрен белдерделәр, ныклы сәламәтлек, уңышлар, тынычлык, бәхет һәм игелек теләделәр. Ветераннар, үз чиратларында, фронт еллары, сугыш вакытында халыкның батырлыклары турында сөйләделәр.