Украинаны демилитарлаштыру һәм денацификацияләү буенча махсус операция барышында өлкән сержант Наил Вагыйз улы Хәлиуллин һәлак булды. 49 яшьлек ир-ат Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссариатыннан 8 апрельдә җибәрелгән иреклеләр отрядына кергән була.
Бөтен шәһәр исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов һәлак булган ир-ат гаиләсенең кайгысын уртаклашты. Җирләү эшен шәһәр Башкарма комитеты һәм хәрби комиссариат үз өстенә ала.
Наил Вагыйз улының тормыш иптәше һәм өч баласы калды.