Пятница, 22 мая 2026
Һава торышы Хәзер 14:34 , 24.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 14:34 , 24.5 °C
28.09.2022
0
Поделиться
Казан музеенда шәһәрдәшебезнең шәхси рәсем күргәзмәсе оештырылды
Казан музеенда шәһәрдәшебезнең шәхси рәсем күргәзмәсе оештырылды
Казан музеенда шәһәрдәшебезнең шәхси рәсем күргәзмәсе оештырылды

Әмир Мәҗитов музеенда Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Рият Мөхәммәтдиновның «Тынлык музыкасы» шәхси күргәзмәсе уза. Рият Заһретдин улы иҗади эшчәнлеккә зур игътибар бирә, Яр Чаллы һәм Татарстан Республикасының иң күренекле рәссамнарының берсе булып тора. Аның әсәрләрендәге милли тема-образларда сурәтләү һәм киләчәк буыннарга татар халкы тормышында гасырлар буе яшәгән кыйммәтләрне һәм традицияләрне калдыру теләге. Рәссамның башкалардан аерылып торган үзенчәлекләренең берсе - пастель техникасының уникаль автор стиле һәм теманы чишүгә уникаль композицион караш.