Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 15:05 , 29.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 15:05 , 29.5 °C
14.07.2021
0
Поделиться
Бүген Казанда Мәләкәс елгасы үзәнен чистарту буенча проект-смета документациясен эшләү буенча контрактка кул куелды

Документка Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Салахов һәм «Система» Фәнни-Җитештеру Берләшмәсе ҖЧҖ генераль директоры Максим Зотов кул куйдылар.

Исегезгә төшерәбез, Мәләкәс елгасын ләм басу – акрынлап хәл ителә торган проблемалы мәсьәләләрнең берсе. Елга үзәнен чистарту ике этапка бүленгән, икенче этап буенча бүген килешүгә ирешелгән. Беренче этапка керешкәннәр инде, чикләр 1 км 350 м, икенче этап 3 км 350 метр тәшкил итәчәк.

Башкаручы - Краснодар фирмасы - елга төбен, ләм катламнарының куәтен билгеләргә, су төбе катламнарының гранулометрик составын тикшерергә һәм утильләштерү яки куллану өчен класс билгеләргә, гидрологик очерк башкарырга, табигать саклау чараларын үткәргәндә әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләргә тиеш булачак.

Моннан тыш, суны санитар-химик анализлау һәм туфракны санитар-химик тикшерү үткәрү планлаштырыла.

Проект сентябрь ахырына кадәр төгәлләнергә тиеш, шуннан соң «Иделне савыктыру» федераль проектына кертү өчен Татарстан Республикасы Экология министрлыгына җибәреләчәк.