Россиянең кече шәһәрләре театрларының XVIII фестивале программасы кысаларында Яр Чаллы картиналар галереясендә «Плюс-минус спектакль» дигән конкурстан тыш спектакль күрсәтелде.
Инвалидлыгы булган сигез кыз спектакль режиссеры, «Предметный разговор» дип аталган арт-объектлар күргәзмәсе кураторы Ксения Шачнева һәм «Солнце внутри» фонды директоры җитәкчелегендә 2021 ел дәвамында Яр Чаллы картиналар галереясе киңлегендә «Ничего особенного» проектын тормышка ашыра.