Картиналар галереясында 8 февральдән 25 февральгә кадәр шәһәрнең «Ел рәссамы-2023»конкурс күргәзмәсе эшли. Күргәзмә экспозициясенә 125 авторның 170 әсәре керде.
Конкурсның күргәзмә комитеты җиңүчеләрне 6 номинация буенча билгеләде. Анда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов чыгыш ясады. Ул җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.