Среда, 20 мая 2026
Һава торышы Хәзер 15:43 , 26.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 15:43 , 26.5 °C
19.05.2023
0
Поделиться
Картиналар галереясендә Хәмит Латыйповның яңа күргәзмәсе ачылды
Картиналар галереясендә Хәмит Латыйповның яңа күргәзмәсе ачылды
Картиналар галереясендә Хәмит Латыйповның яңа күргәзмәсе ачылды

Халыкара музейлар көнендә, Г. М. Хәкимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясенең кече залында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Хәмит Латыйповның "Таныш мотивлар" исемле шәхси күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә 11 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Чарада рәссам Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентларының автор эскизлары буенча башкарган эшләрен тәкъдим итте.