Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 05:55 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 05:55 , 20.5 °C
02.06.2022
0
Поделиться
Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда балаларны бәйрәм белән котладылар
Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда балаларны бәйрәм белән котладылар

Балаларны яклау көнендә шәһәрнең тарихи-туган якны өйрәнү музеенда чаралар үткәрү матур традициягә әверелде.

Балалар һәм ата-аналар өчен «Шәһәр тарихы» музее буйлап экскурсия үткәрелде. Фәнни хезмәткәр Кама буе хайваннар дөньясы, край халыклары этнографиясе, археология турында сөйләде.

Экскурсиядән тыш, балчыктан әвәләп ясау буенча мастер-класс үткәрелде, аның кысаларында балалар әти-әниләре белән бергә дага ясадылар. Балалар керамик эшләнмәләр ясау нечкәлекләрен үзләштерделәр. Мастер-класс тәмамлангач, һәр балага истәлекле бүләк тапшырылды.