Пятница, 01 мая 2026
Һава торышы Хәзер 11:01 , 8.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 11:01 , 8.5 °C
24.04.2026
0
Поделиться
Башкарма комитетта «Татарча диктант» яздылар
Башкарма комитетта «Татарча диктант» яздылар

Акциядә катнашучылар, кулларына ручкалар алып, текст өзеген игътибар белән тыңлады һәм аны хатасыз язарга тырышты. Текстны «Кызыл Тау» мәдәният үзәгенең җырчысы, артист-вокалисты, Татарстан Республикасының атказанган һәм халык артисты Равил Галиев укыды.

Искәртеп үтәбез, теләге булган һәркемнең татар телен белү дәрәҗәсен тикшерү мөмкинлеге әле бар. Акция 26 апрельгә кадәр дәвам итә.

Беренче тапкыр 2016 елда үткәрелгән «Татарча диктант» акциясе бүген 31 илдән һәм Россиянең 74 төбәгеннән катнашучыларны колачлый.