Автозавод районында, «КАМАЗ» мәдәният сараеның кече залында Әниләр көненә багышланган тантаналы чара узды.
Залда утыручы хатын-кызларны шәһәр мэры исеменнән Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады: «Илебездә булган күп кенә бәйрәмнәр арасында Әниләр Көне – иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Бу көн йөрәккә иң кадерле булган кешеләргә – әниләребезгә балаларына һәрвакыт бүләк иткән мәхәббәт, игътибар, фидакарьлек һәм тугрылык өчен тагын бер кат чиксез рәхмәт белдерү өчен менә дигән мөмкинлек...».
«КАМАЗ» мәдәният сарае солистлары бәйрәм кунакларына музыкаль композицияләр бүләк иттеләр.