Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 10:27 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 10:27 , 27.5 °C
19.10.2021
0
Поделиться
14 нче балалар-яшүсмерләр үзәгендә яшь юл хәрәкәте инспекторларына багышлау чарасы узды
14 нче балалар-яшүсмерләр үзәгендә яшь юл хәрәкәте инспекторларына багышлау чарасы узды

14 нче балалар-яшүсмерләр үзәгендә яшь юл хәрәкәте инспекторларына багышлау чарасы узды. Яр Чаллы шәһәренең гомуми белем бирү учреждениеләреннән 50дән артык яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары ЮХИДИ яшь ярдәмчеләре сафын тулыландырды.

Балаларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Радий Кадиков котлады. Ул балаларга яшь юл хәрәкәте инспекторлары исемен намус белән һәм лаеклы итеп йөртүләрен теләде. Балалар ант кабул иттеләр һәм яшь юл хәрәкәте инспекторлары гимнын башкардылар.