Чаллыда май ялларында балалар бакчаларында дежур төркемнәр булдыру мәсьәләсе буенча ата-аналар арасында сораштыру үткәрелә. Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сөйләвенчә, шуңа карап 4-7 майда бакчаларда дежур төркемнәр оештырылачак. Шулай итеп, ата-аналардан сораштыру нигезендә, бу көннәрдә бакчаларга 9 500 дән артык нәни чаллылы йөриячәк дип көтелә.
Искәртеп үтәбез, Чаллыда барлыгы мәктәпкәчә яшьтәге 30 мең бала исәпләнә.