Пятница, 29 мая 2026
Һава торышы Хәзер 22:44 , 8.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 22:44 , 8.5 °C
08.04.2021
0
Поделиться
Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Яр Чаллыда «Татар-дозор» квест уены оештырыла

10 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан шәһәрнең өлкән сыйныф укучылары, урта-махсус һәм югары уку йортлары студентлары арасында «Татар-дозор» квест уены оештырыла.  Ул татар шагыйренең тормышына һәм шәхесенә багышланган белем бирү, мавыктыргыч уен форматында Азатлык мәйданы территориясендә узачак. Квест нәтиҗәләре буенча һәр категориядә өч җиңүче командасы билгеләнәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү 17 апрельдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында «Мин татарча сөйләшәм» фестивалендә булачак. 

Нигезләмә белән тулырак биредә танышырга мөмкин.

Квест уенын оештыручылар - «Нур» яшьләр үзәге, «Мизгел» милли мәдәният клубы, URBANTATAR яшьләр берләшмәсе. Чара Башкарма комитет һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәмендә үткәрелә.