Вторник, 19 мая 2026
Һава торышы Хәзер 15:47 , 30.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 15:47 , 30.5 °C
20.12.2021
0
Поделиться

7 нче поликлинканың амбулатор медицина реабилитациясе бүлегендә булачак әниләргә сәламәтлекләрен торгызырга ярдәм итә торган программа старт алды. Йөкле хатын-кызлар белән мультидисциплинар тернәкләндерү бригадасы эшли: табиб-реабилитолог, терапевт, медицина психологы, массажистлар, дәвалау физкультурасы буенча инструкторлар.

Һәр пациентка өчен табиблар, сәламәтлек торышына һәм медицина күрсәтмәләренә бәйле рәвештә, индивидуаль сәламәтләндерү программасын сайлап алалар. Программа сулыш гимнастикасын, бассейнда дәресләрне, массажны, тренажерларда дәресләрне үз эченә кертә ала.

Вируслы пневмонияләр белән стационар яки амбулатор дәваланудан соң 14 көннән соң авыручы йөкле хатын-кызлар 7 нче поликлинкага тернәкләнү өчен юллама ала алалар.

Реабилитация алдыннан яшәү урыны буенча поликлиникага терапевтка мөрәҗәгать итәргә һәм кирәкле тикшерүләр узарга кирәк.

Хәзерге вакытта 7 нче поликлинкада коронавирус инфекциясеннән соң реабилитацияне 24 йөкле хатын-кыз узды инде.