Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 11:51 , 29.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 11:51 , 29.5 °C
31.10.2022
0
Поделиться
Чаллы китапханәсендә "Сәнгать төне" узачак
Чаллы китапханәсендә "Сәнгать төне" узачак

Шәһәр үзәк китапханәсе традиция буенча 3 ноябрьдә 16:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясе кысаларында шәһәр халкын һәм аның кунакларын бәйрәм программасы белән сөендерәчәк. "Сәнгать төне" акциясендә катнашучылар китапханәдә сәнгатьнең төрле төрләре белән таныша алачак. Программада: «Дизайнерлар берлеге» Халыкара Ассоциациясе әгъзасы, Кама сәнгать һәм дизайн институтының дизайн кафедрасы мөдире Юлия Абызованың шәхси күргәзмәсен ачу; "Мудрена-Матрена" арт-квизы; Танылган Чаллы шагыйрьләре һәм музыкантлары белән очрашулар; Төрле мастер-класслар, танып белү викториналары һәм башкалар. Шулай ук Виктория Ляховецкая арт-коллекцияләреннән "Такие разные совы" уникаль тематик күргәзмәсе эшләячәк.

Белешмәләр өчен телефоннар: 70-02-26, 89172712747.