Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 15:25 , 29.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 15:25 , 29.5 °C
19.05.2022
0
Поделиться
Яр Чаллының Җиңү паркында «Уяв» чуаш халык-йола бәйрәме узачак

21 май көнне Җиңү паркында «Уяв» чуаш халык-йола бәйрәме узачак. Бәйрәмне чуваш милли-мәдәни автономиясе һәм «Чекес» чуаш халык ансамбле көче белән мәдәният идарәсе һәм «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә оештыралар. Чара 18:00 сәгатьтә башлана.

Уяв кыр эшләре тәмамланганнан соң, яз-җәй айларында әйлән-бәйлән һәм уеннар рәвешендә үткәрелә. Аның нигезендә табигать көчләренә мул уңыш, яңгыр сорап мөрәҗәгать итү ята. Бәйрәм билгеле бер йолалар, әйлән-бәйлән, күңел ачулар белән үрелеп бара. Әйлән-бәйлән җырларында табигать көчләренә рәхмәт сүзләре әйтелә.

Бәйрәм «Чекес» чуаш халык ансамбле һәм «Путене» чуаш мәдәниятен яратучы балалар клубы катнашында прологтан башлана.Чарада катнашучылар тамашачылар белән бергә зур әйлән-бәйлән үткәрәчәкләр. Әйлән-бәйлән җырлары уеннар, дәртле чуаш биюләре һәм концерт чыгышлары белән үрелеп барачак.  .