Четверг, 21 мая 2026
Һава торышы Хәзер 20:22 , 18.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 20:22 , 18.5 °C
18.07.2023
0
Поделиться
Чаллы дельфинариенда диңгез мәчесе туган
Чаллы дельфинариенда диңгез мәчесе туган
Чаллы дельфинариенда диңгез мәчесе туган

Бу ай башында Чаллы дельфинариенда диңгез мәчесе дөньяга килгән. Ул сау-сәламәт туган. Аның һәм әнисенең аппетитлары яхшы. Хәзергә кечкенә диңгез мәчесе әнисе белән булачак. Әнисе Ванесса -  дельфинарий артисты. Тренеры Ванессаның баласы туарга бер көн кала аның башка артистлар белән бергә чыгыш ясавын билгеләп үтте.

"Әлегә кечкенә диңгез мәчесенең без җенесен һәм авырлыгын белмибез, чөнки аны әнисе саклый һәм без бу процесска катнашмыйбыз. Зыян китермәскә, комачауламаска тырышабыз, киресенчә, баланың үсүенә, ашавына һәм ныгуына ярдәм итәбез", – дип уртаклашты дельфинарий тренеры Екатерина Сергеева.

Дельфинарий хезмәткәрләре исем - булачак йолдызның җенесен белгәч сайланачак дип уртаклаштылар. Алар яхшы традиция буенча Чаллы халкы белән бергә диңгез мәчесенә кушамат сайларга ниятлиләр. Диңгез мәчесенең баласы башкалар белән сәхнәгә якынча берәр елдан соң чыга алачак.