Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 09:13 , 25.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 09:13 , 25.5 °C
18.11.2022
0
Поделиться
Чаллы трамвайларында пассажирларның 50 проценты йөрү өчен карта белән түли

Матбугат конференциясендә Рәшит Шәмсетдинов Чаллы трамвайларының эше, мөрәҗәгатьләр белән эшләү һәм пассажирлар ташуның киләчәге турында сөйләде. Трамвай линиясенең гомуми озынлыгы 384 км көн саен линиягә 65 трамвай чыга, ял көннәрендә – 54. Ел башыннан Чаллы трамвайлары 11,2 миллионнан артык пассажирга хезмәт күрсәткән.

Хәрәкәтнең регулярлыгы 97%ка җитә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәрәкәтнең регулярлыгы – расписаниене үтәү сыйфаты. Рөхсәт ителгән тайпылыш 1-2 минут. Трамвайлар спутник навигациясе системасы белән җиһазландырылган. Шуның нәтиҗәсендә теләсә кайсы пассажир «Яндекс.карта/Транспорт», «2ГИС», «Чаллы транспорты» кушымталарында һәм предприятиенең рәсми сайтында трамвай хәрәкәтен күзәтә ала. Моннан тыш, трамвайлар видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган.

«Трамвай салонында транспорттан файдалану кагыйдәләре, юл йөрү өчен түләү тәртибе һәм мөрәҗәгать итү өчен элемтәләр турында мәгълүмат урнаштырылган. Һәр мөрәҗәгать буенча эш алып барыла, мөрәҗәгать итүче белән кире элемтә урнаштырыла. Атна дәвамында 2-3 мөрәҗәгать була без аларны эшкәртәбез, компромисслар табабыз», - дип билгеләп үтте «Электротранспорт» генераль директоры Рәшит Шәмсетдинов