Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 10:38 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 10:38 , 28.5 °C
28.06.2021
0
Поделиться
Чаллының мәктәп ашханәләрендә азык-төлек блокларын ремонтлау башланачак
Чаллының мәктәп ашханәләрендә азык-төлек блокларын ремонтлау башланачак

«Барлык башлангыч мәктәп укучылары бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк. Бу бик мөһим социаль инициатива. Закон проекты, барыннан да элек, балаларыбызның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән», - дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов.

Ремонт эшләре 10 мәктәп ашханәсендә үткәреләчәк һәм бүген башланып китәчәк, дип хәбәр итте Рамил Хәлимов. Ремонт кысаларында азык-төлек блогын җиһазландыру да каралган. Чыгымнар суммасы 117 396, 23 мең сум тәшкил итәчәк.

«Менә инде берничә ел дәвамында шәһәребезнең һәр мәгариф учреждениесендә туклануны оештыру сыйфатын үтәү буенча комиссия эшләп килә, анда ата-аналар комитетлары рәисләре дә бар. Бу уңай тәҗрибәне без быел да саклап калырга планлаштырабыз», - дип өстәде ул.