Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 01:28 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 01:28 , 21.5 °C
12.04.2021
0
Поделиться
Чаллыда фашист концлагерьларының элеккеге тоткыннары белән очраштылар
Чаллыда фашист концлагерьларының элеккеге тоткыннары белән очраштылар
Чаллыда фашист концлагерьларының элеккеге тоткыннары белән очраштылар

Яр Чаллыда фашист концлагерьлары тоткыннарын искә алу көне узды. Шәһәр Советы депутатлары Эдуард Фәттахов, Вадим МатюшинЕвгений АрхиповСергей СнарскийЭдуард Панфилов фашист концлагерьларының элеккеге балигъ булмаган тоткыннары белән күреште. Очрашу аларның өйләрендә булды. Алар ветеранннарга озын гомер һәм нык сәламәтлек теләделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Хәзерге вакытта Чаллыда нацист лагерьларында тоткында булган 37 кеше яши.

Автозавод районының белем бирү учреждениеләре укучылары ветераннар Советы белән берлектә ветераннар белән очраштылар, мәктәпләрдә тематик очрашулар узды. Тимурчылар отрядлары белән бергә ветераннар үзләренең авыр балачакларын искә төшерделәр, бүгенге көнгә кадәр яши алмаган ветераннарны искә алдылар. Укучылар ветераннар өчен шигырьләр һәм җырлар әзерләделәр.