Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 07:23 , 23.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 07:23 , 23.5 °C
07.05.2021
0
Поделиться
Чаллыда Автозавод проспекты астында зыян килгән җылылык торбасын ремонтлыйлар
Чаллыда Автозавод проспекты астында зыян килгән җылылык торбасын ремонтлыйлар
Чаллыда Автозавод проспекты астында зыян килгән җылылык торбасын ремонтлыйлар

Автозавод һәм Мәскәү проспектлары чатында җылылык торбасы зыян килгән урында «Татэнерго» АҖ Чаллы җылылык челтәрләре компаниясенең ике ремонт бригадасы  эшли. Төзексезлек әлеге участокта кичә кич ачыкланды. 

«Автозавод проспекты астындагы  коллекторда тышкы коррозия нәтиҗәсендә 900 мм диаметрлы җылылык торбасы зыян күрде. Хәзер эшкә керешәбез, әлегә коллекторның керү юлында температура шактый югары, якынча 60-65 градус. Тепловод эченнән су тулысынча суыртып алынган. Эшләрне көн дәвамында тәмамларга планлаштырабыз», – дип  сөйләде «Татэнерго» АҖ  филиалы Яр Чаллы җылылык челтәрләре компаниясе директоры Айрат Зиннәтуллин.

Төзексезлек зонасына 56 торак йорт эләгә, бу 28, 29, 30 микрорайоннар, шулай ук Мәскәү проспектына якын урнашкан 53 комплекстагы йортлар.