Среда, 20 мая 2026
Һава торышы Хәзер 09:39 , 26.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 09:39 , 26.5 °C
12.05.2023
0
Поделиться
Чаллыда хезмәт хакы дәрәҗәсенә аерым игътибар бирелә

Шәһәр администрациясе бинасында халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышына минималь хезмәт хакы күләменнән түбән хезмәт хакы түләүче предприятиеләр чакырылган (Татарстан Республикасы буенча – 19 565 сум). Комиссия эш нәтиҗәләре буенча "БУРМАХ" ҖЧҖ, "бренд МЕДИА ПЛЮС" ҖЧҖ, "ТЕРРИТОРИЯ комфор" ҖЧҖ, "ФЭМАГА" ҖЧҖ, "СТРОЙ ГРУПП" ҖЧҖ, "ЕВРОНИТ" ҖЧҖ, "ОРЛОВКА" ҖЧҖ җитәкчеләренә минималь куллану бюджетыннан түбән булмаган хезмәт хакы түләргә, алга таба хезмәт хакын арттыру мөмкинлеген карарга киңәш ителде.