Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 08:16 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 08:16 , 22.5 °C
21.05.2021
0
Поделиться
Яр Чаллыда автомобиль йөртү буенча ярышлар узачак

Яр Чаллыда эшче яшьләр арасында автомобиль йөртү буенча күп төрле ярышлар узачак. Чара 22 майда Татарстан Республикасы ДОСААФ мәйданчыгында 10:00 сәгатьтә башланачак.

Ярышлар өч этапта узачак: юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү,  тиз арада маневрлар ясау, «Кешенең галәмгә беренче очуына 60 ел» темасына автомобильне бизәү.

Автомобиль белән идарә итү осталыгын ике кешедән торган шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары командалары күрсәтә алачак. Катнашучылар 18-35 яшькә кадәр булырга тиеш, аларның  машина йөртү таныклыгы, шәхси автомобильләре булырга һәм штрафлары булмаска тиеш.