Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 07:41 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 07:41 , 22.5 °C
27.04.2021
0
Поделиться
Чаллыда Сара Садыйкова исемендәге I нче ачык шәһәр Татар җыры фестивале узды

Яр Чаллыда мәктәп укучылары арасында Сара Садыйкова исемендәге I нче ачык шәһәр Татар җыры фестивале булып узды. Ул Сара Садыйкова концерт залында үтте. Сайлап алу турына Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама һәм Тукай районыннан 30дан артык конкурсант гариза биргән. Татарстан Республикасының атказанган артисты, Татар опера һәм балет театры солисткасы, Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская фестивальнең хөрмәтле кунагы булды.  

Фестивальнең гала концертында 16 башкаручы катнашты. Катнашучылар лауреат дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Җиңүчеләр Казанда үтәчәк «Калфаклы сандугач» республика конкурсына чакыру алдылар.