Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 21:34 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 21:34 , 22.5 °C
04.04.2022
0
Поделиться
Яр Чаллыда эшче яшьләр лигасының КВН фестивале узды
Яр Чаллыда эшче яшьләр лигасының КВН фестивале узды
Яр Чаллыда эшче яшьләр лигасының КВН фестивале узды
Яр Чаллыда эшче яшьләр лигасының КВН фестивале узды
Яр Чаллыда эшче яшьләр лигасының КВН фестивале узды

«КАМАЗ» мәдәният сараенда Яр Чаллы шәһәренең Эшче яшьләр лигасының күптән көтелгән КВН фестивале узды. Яшьләр уеннарның сигезенче сезонын ачтылар.

Фестивальне Яр Чаллы предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы һәм яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән «Заман» яшьләр үзәге оештырдылар.

Фестивальдә җиде команда катнашты: «Коктейль» («Челны - Бройлер»), «Парк культуры и отдыха» («ЦФ КАМА»), «Мои красавцы» («КАМАЗ» ААҖ Кою заводы), «Нелогичные» («КАМАЗ» ААҖ Логистика үзәге), «Полный привод» (Автомобиль заводы), «RD Ремдизель» («Ремдизель» заводы), «Сборная Немалых Заводов».

Кич буе иң актуаль һәм көнүзәк темаларга мәзәкләр яңгырады. Фестивальнең «Иң яхшы хатын - кыз роле» исеменә «Сборная Немалых Заводов»нан Алена, «Иң яхшы ир-ат роле» исеменә «RD Ремдизель» командасыннан Леонид бүләкләнде. «Фестивальнең иң яхшы мәзәге»н «Коктейль» командасы яңгыратты.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча өченче урынны «Парк культуры и отдыха» командасы яулады, икенче урында – «Мои красавцы», беренче урында – «RD Ремдизель». Фестивальнең Гран-при кубогын «КАМАЗ» ААҖ Логистика үзәгенең «Нелогичные» командасы яулады.