Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 02:44 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 02:44 , 20.5 °C
11.08.2022
0
Поделиться
Чаллыда Шәһәр көне уңаеннан бәйрәм программалары узды

Энтузиастлар бульварында «N шәһәрендә» бәйрәм концерты булды. Шәһәр көненә "Кызыл тау" мәдәният үзәге 18 иҗади номер әзерләде. Бәйрәм программасы татар җырлары һәм биюләренә бай иде. 

Бәйрәм кунакларын Шәһәр көне белән Үзәк районы хакимияте башлыгы Эдуард Фәттахов котлады: "Йөрәгебездә үз шәһәребезгә мәхәббәт саклап, бары тик яхшылыкка гына ышанып, бәхетле һәм матур  яшәргә язсын".

Автозавод районында Җиңү паркы мәйданчыгында шәһәр көненә багышланган «Шәһәр LoveRadioны ярата» дигән бәйрәм программасы узды. Чаллы халкы өчен клоуннар белән интерактив мәйданчыклар, чараның партнерларыннан бүләкләр һәм призлар белән бәйгеләр, зумба буенча инструктордан бию флешмобы оештырылды. Бәйрәм ахырында дискотека үткәрелде.

Шулай ук күңел ачу программасы «Энергетик» мәдәният сараенда һәм Җиңү паркында да узды. Шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданда «Ак шәһәрдә яшьлек дәрте яши» әдәби бәйрәме узды, ә Замелекесьеда «Минем шәһәр киләчәктә» асфальтында рәсем конкурсы узды.