Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 00:17 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 00:17 , 22.5 °C
30.07.2022
0
Поделиться
Чаллыда төп чаллылылар очрашуы узды
Чаллыда төп чаллылылар очрашуы узды
Чаллыда төп чаллылылар очрашуы узды
Чаллыда төп чаллылылар очрашуы узды
Чаллыда төп чаллылылар очрашуы узды
Чаллыда төп чаллылылар очрашуы узды
Чаллыда төп чаллылылар очрашуы узды
Чаллыда төп чаллылылар очрашуы узды
Чаллыда төп чаллылылар очрашуы узды
Чаллыда төп чаллылылар очрашуы узды
Чаллыда төп чаллылылар очрашуы узды
Все фото

Чаллылыларның традицион очрашуы Габдулла Тукай исемендәге яр буенда, Үзәк урамында узды. Чара башланыр алдыннан бәйрәм кунакларын "Иске Чаллы" тынлы оркестры, "Вольница" ансамбле, "Замана" ансамбле каршы алды.

Чараны Татарстан Республикасының атказанган артисты Лилия Букеева "Ак шәһәр" җыры белән ачып җибәрде.

Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре  Гөлзада Мөхәммәт кызы Рзаева- легендар алып баручы, шәһәрнең тарихи битләре буйлап кыскача экскурсия үткәрде. Чаллылыларның беренче очрашуы 1993 елда  "Татарстан" кунакханәсе мәйданында  узган. 

Чараның рәсми өлешендә мәртәбәле кунаклар: шәһәр Советы депутаты Альберт Петров, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов, Комсомол районы хакимияте Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар. Төп чаллылылар бәйрәменә шулай ук Татарстанның элеккеге транспорт министры Владимир Швецов та килгән иде.

Бәйрәмдә юбилярларны бүләкләү тантанасы булды, аларга рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичәне шәһәрнең популяр артистлары чыгышлары бизәде. Тынычлык, дуслык һәм мәхәббәт символы буларак  ак күгәрченнәр җибәрү барлык катнашучылар өчен аеруча зур бүләк булды.