Вторник, 19 мая 2026
Һава торышы Хәзер 14:55 , 29.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 14:55 , 29.5 °C
01.03.2023
0
Поделиться
Яр Чаллыда "Җиңел адым белән сәламәтлек" проекты тормышка ашырыла

Үзәк районда «Җиңел адым белән сәламәтлек» проекты кысаларында скандинавия таяклары белән йөрү буенча халык өчен бушлай осталык дәресләре үткәрелә. Тәҗрибәле инструкторлар таякны ничек итеп сайларга, дөрес йөрү техникасына өйрәтәләр.

Хәзерге вакытта атна саен чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Энтузиастлар бульварында һәм Мәйдан каршындагы мәйданда дәресләр уза. 

Әлеге проект «Россия пенсионерлары берлеге» иҗтимагый оешмасы белән берлектә гамәлгә ашырыла. Скандинавия таяклары белән йөрү яхшы һәм сәламәт булырга теләүчеләр өчен дә, спортчылар өчен дә файдалы. Проектка кушылырга теләүчеләр 8-927-406-79-77 телефонына шалтырата ала.