Вторник, 19 мая 2026
Һава торышы Хәзер 10:26 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 10:26 , 28.5 °C
06.03.2023
0
Поделиться
Яр Чаллыда ашханәләрне тикшерәчәкләр

Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында ашханәләрне, ризыкның сыйфатын даими тикшерүләре турында хәбәр итте. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев мәктәп туклануы даими игътибар үзәгендә булырга тиеш дип искәртте.

«Шулай ук предприятие ашханәләрендә дә контроль дә булырга тиеш. Сездә, Роспотребнадзорда, тәэсир итүнең җитди кораллары бар. Кирәк икән, ашханәләрне яба да аласыз, – диде мэр. – Тәртип булырга тиеш. Мәктәп һәм балалар бакчаларында туклану тиешле дәрәҗәдә оештырылсын. Сәнәгать предприятиеләре ашханәләрендәге уңай тәҗрибәне күрсәтү, ә булган кимчелекләрне бетерү зарур». 

Шәһәр башлыгы төрле милектәге ашханәләрдә күчмә утырышлар үткәреп, булган проблемларны чишү юлларын табарга тәкъдим итте.