Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 04:40 , 17.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 04:40 , 17.5 °C
16.06.2023
0
Поделиться
Чаллыда "Спорт территориясе" фестивале узачак

Үзәк районында шәһәр мэры Наил Мәһдиев инициативасы белән ишегалды спорт төрләре буенча «Спорт территориясе» фестивале башлана: балалар һәм яшүсмерләр арасында футбол, волейбол, пионербол ярышлары. Фестиваль 20-29 июньдә 60 нчы мәктәп һәм А.С.Пушкин ис 78 нче лицейның спорт мәйданчыкларында узачак. Район чемпионатында 31 ишегалды командасы көрәшәчәк. Җиңүчеләр ике төркемдә билгеләнәчәк: урта һәм өлкән яшьтәге.

29 июньдә финал очрашулары узачак һәм җиңүчеләрне Үзәк районы администрациясе Кубогы белән бүләкләү булачак. Фестивальдә катнашучыларның барысы да татлы бүләкләр алачак.