Понедельник, 25 мая 2026
Һава торышы Хәзер 08:14 , 23.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 08:14 , 23.5 °C
19.12.2024
0
Поделиться
Чаллыда «Ак калфак» милли костюм фестивале уза

Чара 21 декабрь көнне  Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында була.

Фестивальнең төп вакыйгасы милли костюм конкурсы була. Ул биш номинация буенча бәяләнә: заманча стильдәге көндәлек кием, кичке (тантаналы) костюм, эшлекле кием, балалар киеме һәм аксессуарлар.

Катнашучылар һәм кунаклар өчен төрле юнәлешләр буенча мастер-класслар оештырыла: Казан җөе, келәм чигүе, табигый ташлардан ювелир бизәнү әйберләре ясау, шулай ук балалар өчен открытка ясау. Көн дәвамында теләүчеләр мехенди белән кулларын бизи, ә кечкенә кунаклар үзләрен аквагрим белән сөендерә ала.

Адрес: Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 29 йорт.