Яр буе паркында мәгариф хезмәткәрләре
арасында чаңгы ярышлары узды. Ярышта 700 якын кеше катнашты.Чараны мәгариф
идарәсе белән берлектә профсоюзның территориаль оешмасы оештырды.
Хатын-кызлар 1км дистанциядә ярышты, ир-атлар – 2км. Шулай ук традиция буенча мәгариф ветераннары ярышта катнашты.
Территориаль профсоюз оешмасы җиңүчеләрне грамота һәм кубок белән бүләкләде. Финишта һәр катнашучыны кайнар чәй һәм өчпочмак белән сыйладылар.