Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 09:39 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 09:39 , 22.5 °C
11.08.2023
0
Поделиться
Чаллыда өмә узды
Чаллыда өмә узды
Чаллыда өмә узды

Бүген ГЭСның Мәдәният һәм ял паркында өмә узды. Ул шәһәр мэры Наил Мәһдиев кушуы буенча оештырылды. Мэр 8 августта шәһәр объектларын карап чыкканнан соң, шундый йөкләмә бирде. Башкарма комитетның, шәһәрнең барлык өч районы администрацияләренең, ведомство карамагындагы учреждениеләрнең 130 хезмәткәре Чаллы файдасына бик тырышып эшләде. 

Уртак тырышлык нәтиҗәсендә үсемлек калдыклары белән 12 рейс чүп чыгарылды. "Мәдәният һәм ял паркы" директоры Илья Черкашин, эш активрак барсын өчен, битараф булмаган чаллылыларны секторларга бүлде.