5 мартта Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә күз күреме сизелерлек начарайган буран сакланачак, көчле җил секундына 15-18 метр тизлектә, төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык хасил булыр дип көтелә.
Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә, нег. Төнлә аерым районнарда буран. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, төнлә урыны-урыны белән тизлеге 18 м/с ка кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы -5..-9, аязганда -14 кадәр. Көндез максималь температура -2..-5˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.