Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 08:54 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 08:54 , 22.5 °C
21.09.2022
0
Поделиться
"Заман"да "Таныш булыгыз-профессионаллар" проекты старт алды

Укучылар өчен «һөнәр формуласы» дигән лекция үткәрелде, аның кысаларында укучылар һөнәр сайлау алгоритмы белән таныштылар. Катнашучылар шулай ук һөнәр сайлаганда нинди хаталар килеп чыгарга мөмкин булуы, киләчәктә нинди һөнәрләр барлыкка киләчәге, кайсылары юкка чыгачагын тикшерделәр.

Киләсе этапта проектта катнашучылар сыйныфлары белән «РИАТ» ААҖнә экскурсиягә бардылар. Икенче көнне укучылар "Һөнәргә бер адым" һөнәри юнәлеш бирүче уенда катнаштылар. Сораулар «РИАТ» ААҖ эшчәнлегенә, җиһазларына, техникасына һәм һөнәрләренә багышланган иде.

Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Огнетушитель» командасы яулады, икенче урынны «Bestie» командасы алды, өченче урында - «Советлар Союзы»командасы. Укучылар өчен мондый экскурсияләр ай саен үткәрелә. Профориентация проектында катнашу өчен 57-08-70 номеры аша "Заман" яшьләр үзәгенә шалтыратып, гариза бирергә кирәк.