Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 02:35 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 02:35 , 20.5 °C
08.10.2021
0
Поделиться
Яр Чаллыда Өлкән буын декадасы кысаларында чаралар дәвам итә

8 октябрь көнне «Этюд» балалар-яшүсмерләр мәктәбендә ветераннар һәм пенсионерлар арасында Автозавод районы призына шахмат-шашка турниры узды. Билгеләп үтик, турнир Өлкән буын декадасы кысаларында күп еллар дәвамында үткәрелә.

Турнирда катнашучыларны котларга Шәһәр Советы депутаты Жанна Хәлиуллина һәм Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова килделәр.

Пенсионерлар рәхәтләнеп ярыштылар, җиңүгә шатландылар, бер-берсенә җиңүгә ирешү өчен дусларча киңәшләр бирделәр. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр һәм дипломнар алдылар.