Суббота, 23 мая 2026
Һава торышы Хәзер 06:34 , 17.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 06:34 , 17.5 °C
28.09.2022
0
Поделиться
Чаллыда прививка ясау кампаниясе дәвам итә

Covid-19дан прививка кампаниясе башланганнан бирле шәһәрнең 7 нче поликлиникасында 57 мең пациент прививка ясаткан. Быелның сентябрендә грипптан 3,5 мең кеше прививка алган. Бүген медицина регистраторы Тәслимә Мансуровна Covid-19дан вакцинация узды. Ул борын аша тамызыла торган вариантны сайлады. Аңа 66 яшь. Ул поликлиникада 2003 елдан бирле хезмәт куя. Таслимә апа компьютерда эшли, вакытлыча эшкә яраксызлык турында белешмәләр әзерли. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ул хәзерге вакытта булган барлык медицина программаларын да яхшы белә.