Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 04:49 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 04:49 , 19.5 °C
05.09.2022
0
Поделиться
Чаллы гаиләсен алтын туйлары белән котладылар

2 сентябрьдә  Гамир Хәмит улы һәм Роза Гыйзетдин кызы Салиховлар 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. 

Юбилярлар кояшлы Дүшәнбе шәһәрендә дусларында танышалар. Озак уйлап тормастан өйләнешәләр. 

Гамир Хәмит улы Камгэсэнергострой берләшмәсендә баш инженер булып эшли. Аның төрле грамоталары һәм медальләре бар.

Роза Гыйзетдин кызы КАМАЗ радиосында оператор булып эшли. Шулай ук Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде.

Салиховларның ике яраткан улы, өч оныгы бар. Барлык бәйрәмнәрне дә зур һәм тату гаилә белән билгеләп үтәргә тырышалар.

Алар үз бакчаларында тәмле йөзем үстерәләр. Зур йортта яшиләр. Һәр яңа көнгә бергә сөенәләр.