Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 07:31 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 07:31 , 20.5 °C
27.07.2021
0
Поделиться
Чаллыда яңа матур клумбалар барлыкка киләчәк

«Энергетик» мәдәният сарае янында һәм Студентлар урамы тукталышында Ватан - ана мемориаль комплексы янында яңа композицияләр барлыкка киләчәк. Алар аеру полосасында тирә-юньне бизәү өчен урнашачак.

Проектлау белән «Горзеленхоз» ландшафт дизайнерлары, рельеф үзенчәлекләрен, бу аномаль эссе җәйнең һава шартларын, яшелләндерү буенча ГОСТларны һәм СНИПларны исәпкә алып шөгыльләнәләр.

Клумбаларда 20 меңнән артык чәчәк – петуния, бархатцалар, каллалар утыртылачак. Бу таләпчән булмаган һәм матур үсемлекләрнең чәчәк ату чоры җәй буена сузыла, шуңа күрә алар шәһәр халкын  көзгә кадәр чәчәк атуы белән сөендерәчәк.