Гомуми белем бирү мәктәпләре базасында яшь эшмәкәрләр өчен клублар челтәре булдырылды. Пилот проектта 90нан артык югары сыйныф баласы катнаша: 36 нчы лицей, 77 нче гимназия һәм 40, 60 нчы мәктәпләр.
Остазлар-танылган бизнесменнар: Руслан Нигъмәтуллин («Далини”), Раил Минегалиев («СтройТраст»), Евгений Рачков («ТАТПРОФ», «ГринПро» сәнәгать паркы), Евгений Ивлев (Print Shop), Андрей Балта («Промвест»), Павел Евдокимов («Инжиниринг Плюс»).
«Эшмәкәрлек лабораториясе» проекты кысаларында ел йомгаклары буенча мәктәп командалары арасында иң яхшы проектларга конкурс булачак. Бер үк вакытта балалар «Эшмәкәрлек» компетенциясендә чемпионатның шәһәр этабына «Яшь профессионаллар»әзерләнә.
Гаризалар 2023 елның 15 февраленә кадәр сылтама буенча кабул ителә.