«Социаль ипотека» программасы буенча тагын 1068 гаилә фатирга чират тора. Соңгы елларда Чаллыда яңа йортлар, үзенең аерым стиле, инфраструктурасы булган микрорайоннар төзелә.
Хисап чорында 510 фатирлы 63/14, 69/17 һәм 69/18 күпфатирлы торак йортлар файдалануга тапшырылды. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Мансур Фәттахов хәбәр итте. Чаллыда социаль ипотека программасы буенча торак йортлар төзелеше дәвам итә.