Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 19:19 , 25.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 19:19 , 25.5 °C
15.02.2022
0
Поделиться
Яр Чаллыда татар шагыйре Муса Җәлилне искә алдылар

15 февраль, Муса Җәлилнең туган көнендә, бөек татар шагыйре исемендәге скверда истәлекле чара узды. Герой-шагыйрь һәйкәле янына җәмәгатьчелек вәкилләре һәм аның иҗатын сөючеләр җыелды.

Сәламләү сүзе белән Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин чыгыш ясады. Журналистлар, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлекчәсе әгъзалары Факил Сафин, Мансур Сафин, Айрат Суфиянов, Рәкит Аллабирде, Лилия Фәттахова, Лилия Гыйбадуллина аның тормыш һәм иҗат мизгелләрен искә төшерделәр һәм шигырьләрен укыдылар. 78 нче Пушкин пролицее укучылары рус һәм татар телләрендә Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдылар.

Тантана шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу һәм бер минутлык тынлык белән тәмамланды. Аннан соң барлык теләүчеләрне Шәһәр үзәк китапханәсенең әдәби-туган якны өйрәнү музеена тематик экскурсиягә чакырдылар, анда Җәлил һәм җәлилчеләрнең батырлыгы һәм язмышы турында күргәзмә тәкъдим ителде.