Чулман проспекты буенча 43 нче маршрут автобуслары йөри башлады. Бу хакта матбугат конференциясендә Башкарма комитет Җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.
"Әлегә алар халык күп җыелган вакытта, час-пикта гына эшләячәк. Автобуслар заманча, дизель ягулыгы белән эшли. Максатыбыз - зур автобусларны бөтен проспектларга да чыгару. Моңа без әкренләп киләчәкбез", - диде Илья Зуев.