Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 04:11 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 04:11 , 19.5 °C
07.04.2021
0
Поделиться
Шәһәребездә башкортлар һәм татарларның «Карга боткасы» йола бәйрәме билгеләп үтелә

Яр Чаллыда 10 апрельдә 13:00 сәгатьтә «Җиңү» паркында «Карга боткасы» милли бәйрәме узачак. Бәйрәмдә «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты белән берлектә, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәме белән «Шонкар» башкорт җәмгыяте катнаша.

«Карга боткасы» милли бәйрәме – башкортлар һәм татарларның тарихи борынгы йола бәйрәме. Бу бәйрәмне язын кара каргалар килгәч үткәрәләр. Ул «Карга туе» яки «Карга боткасы» дип атала. Бу йола борынгы заманнардан менә болайрак үткәрелеп килә. Бу көнне кешеләр басуга балалар белән чыкканнар, балаларга ашарга яраклы яшел үсемлекләрне күрсәткәннәр һәм аларны танырга өйрәткәннәр. Соңыннан ботка пешергәннәр. Боткага кирәкле продуктларны балалар бөтен авыл буйлап җыйганнар. Өлкәннәр кымыз, әйрән, май алып килгән. Барлык балалар һәм өлкәннәр җырлаганнар һәм биегәннәр. Аннары Убырлы карчык пәйда булган, ул ботканы урларга яки балаларга зыян салырга омтылган. Өлкәннәр аны догалар белән куып җибәргәннәр. Шуннан соң барысын да ботка белән сыйлаганнар, үз теләкләрен тели-тели, калдыкларны каргаларга һәм башка кошларга биргәннәр.