Среда, 20 мая 2026
Һава торышы Хәзер 11:11 , 26.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 11:11 , 26.5 °C
05.06.2023
0
Поделиться
Чаллыда "Ватанны саклаучылар" дәүләт фонды филиалы ачылды

Наил Мәһдиев җәмәгатьчелеккә «Татарстан Республикасы Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы җитәкчесен тәкъдим итте.

Оешманы Александр Белов җитәкләде, аның мәгариф өлкәсендә зур эш тәҗрибәсе бар. Чаллыда фонд 1 июньдә ачылды. Аның бурычы-хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү. 

"Махсус хәрби операция игълан ителүнең беренче көннәреннән үк без мораль, матди ярдәм күрсәтәбез, - дип искәртте шәһәр мэры. - Безнең фондка зур тырышлык куярга туры киләчәк. Фондны булдыру - без инде эшләгәннәргә өстәмә эш: хәрбиләргә, аларның балаларына һәм гаиләләренә ярдәм күрсәтү. Эш системалы нигездә бара".